World News in Tatar

«Нурлы Казан» симфоник поэмасы халыкара фестиваль-бәйгедә җиңү яулады

«Нурлы Казан» симфоник поэмасы халыкара фестиваль-бәйгедә җиңү яулады

Композитор һәм пианист, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Алсу Сөнгатуллинаның «Нурлы Казан» симфоник поэмасы Эдуард Артемьев исемендәге I «Сибириада» халыкара музыкаль һәм мультимедиа сәнгате фестиваль-бәйгесендә «Академик музыка» номинациясендә өченче урынга лаек булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс академик, электрон һәм электроакустика музыкасы жанрларында эшләүче талантлы композиторларны, видеорәссам һәм режиссёрларны җыйды. Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдән вәкилләр катнашты. Чара Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә үткәрелде.

28 июньдә халыкара фестиваль-бәйгенең лауреатларын бүләкләү-концерт булды. Шул ук көнне дирижёр Алексей Бабушкин җитәкчелегендәге Яшьләр симфоник оркестры тамашачыга җиңүчеләрнең әсәрләрен тәкъдим итте. «Нурлы Казан» симфоник поэмасы беренче тапкыр Татарстаннан читтә яңгырады.

Шушы көннәрдә Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәгендә композитор Алсу Сөнгатуллина татар зыялылары белән очрашты. Ул иҗаты турында сөйләде, үзенең дебют фортепиано альбомындагы композицияләрне башкарды һәм балалар өчен җырлар җыентыгы бүләк итте.

Очрашуда масштаблы музыкаль әсәрләр иҗат итү, бәйгеләрдә катнашу хакында фикер алыштылар. ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды.

Фото: Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

  • Алсу Сөнгатуллина – Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты, композитор һәм пианист, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы.

Читайте на 123ru.net