World News in Tatar

Зәйдән тагын ике ир-ат контракт буенча махсус хәрби операция зонасына киткән

Зәйдән тагын ике ир-ат контракт буенча махсус хәрби операция зонасына киткән

Соңгы вакытта контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр саны артты. Агымдагы ел башыннан Зәйдән 80нән артык ир-ат, контракт төзеп, Ватан иминлеге сагына баскан. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

4 июль иртәсендә Зәйдән тагын 2 ир-егет контракт буенча илебезне сакларга китте.

Валерийга 36 яшь. Гаиләсе, ике баласы бар. Кечесенә 9 ай, олысына — 4 яшь. Ил өчен катлаулы вакытта ул читтә кала алмаган.

«Ни өчен китәмме? Бу минем ныклы карарым. Бу — чын ир-егетләрнең Ватан алдындагы бурычы. Бу турыда озаклап уйландым. Анда бит безнең егетләр, аларга ярдәм итәргә, янәшәдә булырга кирәк», — ди ул.

Контракт буенча килешү төзегәнче бу хакта гаиләсе белән күп сөйләшәләр. Башта тормыш иптәше каршы килсә, соңыннан ул иренең бу карары белән килешкән.

«Без аңа төрле яклап ярдәм итәргә тырышачакбыз. Әлбәттә, безнең янга исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез. Без аны көтәбез!» — диде Валерийны озатырга килгән хатыны.

Хәрбиләрне якыннары, дуслары хәрби комиссариат каршыннан хәерле юллар теләп озатып калды. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов хезмәт итәргә китүчеләргә киңәшләрен бирде.

Читайте на 123ru.net