World News in Tatar

Апас районында атна саен күчмә «Зәлидә» уеннары үткәрелә

Апас районында атна саен күчмә «Зәлидә» уеннары үткәрелә

Апаста һәр чәршәмбе кичендә күчмә «Зәлидә» уеннары уза. Быел башка еллардан аерымалы буларак җырлы-биюле кичә Апас урамнарында оештырыла. «Зәлидә» уеннары беренчеләрдән булып Салават Кәримов урамында башланып китте. Заводская урамында яшәүчеләр дә күңелле ял итәргә өлгерде. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина хәбәр итә.

Бу чәршәмбедә Яшьләр урамында урнашкан редакция бинасы каршында оештырылган «Йолдызлы» Зәлидәгә «Йолдыз» газетасын яратып укучылар да килде.

Җыр-бию, күмәк уеннар бүләкләүләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килүчеләр кызыклы китаплар да сатып алды. Соңыннан лотерея уеннарында катнашып, бәхетле отыш ияләре дә булды.

«Йолдыз» («Звезда») газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева олы рәхмәтен белдереп, аеруча нәтиҗәле эшләүче почта хезмәткәрләренә, яздыру компаниясендә теләктәшлек күрсәтүчеләргә, иганәчеләргә олы рәхмәтен белдереп, бүләкләр тапшырды. Районның почта хезмәткәрләренә якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район башлыгы исеменнән тәбрикләү сүзләре ирештерелде. Намуслы һәм тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Читайте на 123ru.net