World News in Tatar

Федераль Сабантуйга Россиянең 72 төбәгеннән 500дән күбрәк делегат киләчәк

Федераль Сабантуйга Россиянең 72 төбәгеннән 500дән күбрәк делегат киләчәк

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәренә килде. Ул XXIV Федераль Сабантуй үткәреләчәк мәйданда булды. Биредә милли бәйрәмнең генераль репетициясе узды.

2024 елгы Федераль Сабантуй 5-6 июльдә Медведево ипподромы мәйданчыгында узачак. Республикага Россиянең 72 төбәгеннән 500дән артык делегат киләчәк. Программаны ат спорты ярышлары белән ачып җибәрәчәкләр, анда Идел буеның берничә төбәгеннән спортчылар катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар белән бер үк вакытта декоратив сәнгать эшләнәмәләре күргәзмә-ярминкәсе дә узачак. Төрле төбәкләрдән килгән осталар тамашачыларга төрле техникада башкарылган уникаль эшләрне тәкъдим итәчәкләр.

Марий Эл кунакларын һәм халкын әдәби-музыкаль, театральләштерелгән, күңел ачу, уен, сәүдә мәйданчыклары көтәчәк. Бу мәйданчыклар һәркемгә күңеленә хуш килгән шөгыль табарга һәм бәйрәм атмосферасына чумарга мөмкинлек бирәчәк.

Читайте на 123ru.net