World News in Tatar

Камил хәзрәт Сәмигуллин Троицкида Рәсүлев укуларында катнашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Троицкида Рәсүлев укуларында катнашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә уза торган Рәсүлев укуларында катнаша. Әлеге шәһәр мөселман дин эшлеклесе, ишан, «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның мөгаллиме Зәйнулла Рәсүлевнең туган җире. Фәнни җыенның темасы – «Илнең иминлеге нигезендә гаилә һәм дини традицияләр». Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциядә катнашучыларны Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Баш мөфти һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Үзәк Диния нәзарәтенең Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат Раев һәм күпләгән илләрдән килгән башка дин әһелләре, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре сәламләде, диелә хәбәрдә.

Фәнни җыелышта катнашучыларга Камил хәзрәт Сәмигуллин да мөрәҗәгать итте. Үз чиратында, өлкә губернаторы аңа конференциядә катнашканы өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында Татарстан мөселманнары исеменнән сәламләде, илебезнең бай мөселман дини мирасына ия булуын ассызыклады һәм шәех Зәйнулла Рәсүлевнең зур казанышларын билгеләп, аның биографиясеннән билгеле булмаган фактлар белән таныштырды. Камил хәзрәт, чыгышын йомгаклап, конференцияне оештыручыларга илебездәге дини мирасны саклау, гаилә һәм дини традицияләрне ныгыту мәсьәләләренә зур игътибар юнәлтүләре өчен рәхмәт белдерде.

  • Конференцияне Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, шулай ук «Россия халыклары ассамблеясе» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы ярдәме белән оештырды.

Читайте на 123ru.net