World News in Tatar

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында Казан халкын «Кара каршы» биюле уен белән таныштырганнар

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында Казан халкын «Кара каршы» биюле уен белән таныштырганнар

4 июльдә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында казанлылар татар биюен һәм татар фольклор уеннары төрләрен өйрәнүне дәвам итте. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының дүртенче дәресе Менделеевск районы Татар Әхтиялы авылында 1952 елда язылган «Кара каршы» биюле уены белән таныштырды. Чара педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева һәм «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяковның перформансыннан башланды.

Мастер-класс барышында катнашучылар түгәрәккә басып, бию хәрәкәтләрен өйрәнде, бер-берсе белән танышты, караш каршы биеде, «Караңгы базар», «Күршеләр», «Почмаклы», «Ачык авыз – җебегән» уеннарын уйнады. Мастер-класс ахырында иң актив, оста биючеләргә татар кызы һәм егете төшерелгән түштамгалар һәм кичәдә иң оста биюче ир-атка түбәтәй, ә хатын-кызга татар орнаменты белән бизәлгән яулык бүләк иттеләр, диелә хәбәрдә.

Җанлы музыка өчен бер төркем музыкантлар – баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, варганда, бәрмә һәм кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм композитор, дирижер, вокалист, мультиинструменталист Айдар Ниязов җавап бирде.

Чараның алып баручылары – проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Татарстанның атказанган артисты, «Тәртип» радиосы алып баручысы, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов. Проектның тагын бер кураторы – «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Сәйдә Миңнебаева.

  • «Хәрәкәттә-бәрәкәт» дәресләрен Казан мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздыра. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Һәр чара саен кичәнең актив катнашучыларын билгеләнеп, аларга истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Читайте на 123ru.net