World News in Tatar

Эсселек аркасында Татарстанда янә шторм кисәтүе игълан ителде

Эсселек аркасында Татарстанда янә шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда эсселек аркасында янә шторм кисәтүе игълан ителде. Республикада температура +37 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Моннан тыш, бүген көннең икенче яртысында һәм кичен Татарстанның көнбатышында урыны белән яшенле яңгыр, кайбер урыннарда боз явуы көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне киңәш итә:

  • корыган үләннәр һәм чүп-чар, учаклар якмаска, урын өстендә тәмәке тартмаска, берничә куәтле электр приборын бер үк вакытта кулланып, электр челтәренә көчәнеш китермәскә;
  • өйдә янгын турында хәбәр итә торган җайланма урнаштырырга;
  • эсседә авыр эш башкармаска; көчне саклап, ашыкмыйча гына хәрәкәт итәргә; мамыктан тегелгән ачык төстәге кием кияргә;
  • балаларны өйдә һәм су янында караучысыз калдырмаска; җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда су коенмаска, кисәк суга чуммаска. Температураның сикерүе тын кысылуга яки йөрәк тибеше тукталуга китерергә мөмкин.

«Җил көчәйгән вакытта электр тапшыру линияләре, агачлар, киң форматлы һәм тузган конструкцияләр янында тормагыз. Яшен вакытында суга кермәгез. Яшен сугудан саклану өчен биек, ялгыз агач, печән кибәне, мич торбасы яки биек корылма янында тормавың хәерле. Янгын чыкмасын өчен, йортны яшен кайтаргыч белән җиһазландырыгыз. Һәм шуны истә тотыгыз, сезнең иминлек – сезнең җаваплылык ул», - дип сүзен төгәлләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.

Читайте на 123ru.net