World News in Tatar

Федераль Сабантуйның Ат чабышы җиңүчеләре билгеле булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбассары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә Федераль Сабантуй кысаларында оештырылган Ат чабышы ярышы җиңүчеләрен бүләкләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли Шура рәисе Өч яшьлек чиста канлы чабышкы атлар токымы чабышкыларының 1300 метрга дистанциядә җиңүчеләрне бүләкләде. Әлеге чабышларда беренче урынны Марий-Эл Республикасыннан «Симпатия РТ» кушаматлы атта җайдак Александр Александров яулады. Милли Шура рәисе җиңүчегә 200 мең сумлык сертификат тапшырды.

Финалда 5 номинациядә беренче өчлеккә кергән атлар көч сынашты. Нәтиҗәдә 1 урынга һәм бер миллион сумга Татарстан Республикасыннан «Мудрый» кушаматлы аттта җайдак Михаил Костюшин лаек булды. Җиңүчене 1 миллион сумлык сертификат белән Мари-Эл Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Михаил Васютин бүләкләде.

Читайте на 123ru.net