World News in Tatar

Казан Кремлендә «Җиңел канатлар» урам театрының «Әбекәй әкиятләре» тамашасы була

6 июльдә 20.00 сәгатьтә Казан Кремле ишегалдында Әлмәт шәһәренең «Җиңел канатлар» урам театры актерлары «Әбекәй әкиятләре» спектакле белән чыгыш ясаячак. Керү ирекле. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Иҗади куелыш тамашачыларны татар авылы мохите, аның әкияти дөньясына чумдырачак. Сюжет буенча авылга әбисе янына оныгы кайта. Әби малайга милли риваятьләр сөйли. Кинәт әлеге риваятьләрнең персонажлары терелә һәм чын тормышка килеп керә.

Халык алдына тере Убырлы Карчык, Шүрәле, Зөһрә, Су Анасы, Алтынчәч һәм Каракүз килеп басачак. Сюжет буенча авыл янында урнашкан әкияти Могҗизалар урманына куркыныч яный: Аҗдаһа: «Урманны яндырам!» - дип яный. Төп герой Малайга явыз Аҗдаһаны җиңәргә чын могҗиза һәм ихлас игелек кенә ярдәм итә алачак.

  • «Җиңел канатлар» Әлмәт урам театры – Татарстан Республикасында беренче профессиональ урам театры. 2017 елда «Татнефть» инициативасы белән Россия һәм Татарстан театр мәктәпләре традицияләре нигезендә оештырылган. Театр клоунада, битлек театры, пантомима кебек жанрларда үсеш ала. «Җиңел канатлар»ның спектакльләре «Нәүрүз» Халыкара төрки халыклары театр фестивалендә, Санкт-Петербург, Самара, Уфа, Суздаль, Ямал, Геленджик, Пермь, Ереван һ.б. шәһәрләрдә узган халыкара һәм Россия урам театрлары фестивальләрендә катнашкан. «Җиңел канатлар» — Әлмәттә Бөтенроссия урам театрлары фестивален оештыручы.

Читайте на 123ru.net