World News in Tatar

Тарихчы Тимур Хәйдәров климатның татар халкы тарихына йогынтысы турында сөйләгән

Тарихчы Тимур Хәйдәров климатның татар халкы тарихына йогынтысы турында сөйләгән

Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музеенда тарихчы Тимур Хәйдәров XIV–XIX гасырлар Кече бозлык дәверенең татар халкы тарихына тәэсир итүе турында сөйләде. Лекция «Миллиард.Татар» интернет-порталы лекторие кысаларында оештырылды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев.

Үзенең чыгышында Хәйдәров дүрт кабатлана торган тарихи сюжетны аерып атады: «чума», ачлык, сугыш һәм инкыйлаб. Галим әйтүенчә, алар гадәттә бер-берсе артыннан нәкъ менә шундый эзлеклелектә килә.

XIV гасырдан XIX гасырга кадәрге чорны кояш яктылыгының «түбән» экстремумнары аерып тора. Нәкъ менә шундый вакытларда тарихи процесс барышы үзгәрә, дип уйлый белгеч.

Бу Казан ханлыгы тарихына да кагыла, ул вакытта шулай ук температураның кискен түбәнәюе теркәлгән. Мәсәлән, шундый экстремумнарның берсендә Алтын Урдадан куылган Олуг Мөхәммәт хан Казанга сәфәрен башлый.

Үткән чорларның климаты турында мәгълүмат цилиндр формасындагы туфрак үрнәкләре – керннардан алына. Туфракның төзелеше һәм составы буенча конкрет тарихи чорның үзенчәлекләрен билгеләргә мөмкин: флора һәм фауна нинди булган, ул вакытта яшәгән кешеләрнең көнкүреше кайсы ягы белән аерылып торган һ.б. Галимнәргә дендрохронология – агачларның еллык боҗраларын өйрәнү юлы белән вакыйгаларны даталау да ярдәм итә.

Лекцияне «Яндекс.Музыка» һәм «ВКонтакте» платформаларында подкаст форматында тыңлап булачак. Белгеч Динә Гатина-Шәфыйкова белән татар хатын-кыз костюмы һәм «Ибн Фадлан» фильмының тарихи төгәлсезлекләре турындагы чыгарылышлар инде әлеге платформаларда урнаштырылган.

Читайте на 123ru.net