World News in Tatar

Татарстанда илкүләм проект буенча эшмәкәрләрнең инвестпроектларына ярдәм итү хезмәте эшли

Татарстанда инвестицияле проектлар тормышка ашырырга теләгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кредит алу өчен документлар әзерләргә һәм килешүләр төзергә ярдәм итә торган махсус хезмәт эшли башлады, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Яңа сервис «Инвестиция максатларына кредит алуга ярдәм итү үзәге» (ЦПИК) дип атала. Ул дәүләт тарафыннан эшмәкәрләргә булышу өчен төрле чаралар тәкъдим ителгән МСП.РФ цифрлы платформасында урнашкан. Әлеге платформа аша «Инвестиция максатларына кредит алуга ярдәм итү үзәге» хезмәтенә килеп ирешкән гаризалар, заем суммасына карап, я төбәкнең гарантия бирә торган оешмаларына (5 миллионнан 50 миллион сумга кадәр булганда) яисә «Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация» акционерлык җәмгыятенә («Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе» АҖ) (заем күләме 50 миллион сумнан артык булса) тикшерүгә җибәрелә.

Үзәккә мөрәҗәгать иткән эшмәкәрләр бизнес-планны яки проектның финанс моделен тиешенчә эшләп җиткерү, шулай ук кредит килешүен, шул исәптән инвестицион проект китерәчәк табыш исәбенә финанслауны күздә тоткан килешү төзү өчен белгечләрдән киңәшләр алачак.

Хупланган проектлар 50 миллион сумнан башланган кредитларга – «Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе» АҖ ирекле гарантияләренә, шулай ук 70 миллион сумга кадәр суммага Татарстанның Гарантия фонды поручительлегенә өмет итәргә мөмкин.

Ярдәм алу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлергә һәм гаризаны, проектның бизнес-планы, финанс моделе белән берлектә, билгеләнгән адреска җибәрергә кирәк, Куар-код файдаланырга да була.

Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм итү чараларын таныту белән ТР Икътисад министрлыгының «Минем бизнес» үзәге шөгыльләнә. Әлеге эшләр Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

МСП.РФ цифрлы платформасы «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм үзмәшгуль гражданнарга ярдәм чараларыннан һәм махсус сервислардан дистанцион рәвештә файдалана алу мөмкинлеге булган цифрлы платформа оештыру» федераль проекты буенча ачылган иде.

Мәгълүм булганча, илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешен колачлаган унлап юнәлешне колачлый.

Читайте на 123ru.net