Татарстанда илкүләм проект буенча эшкуарлар өчен яңа сервис эшли башлады
Татарстанда кече һәм урта бизнес субъектларының инвестицион проектларын алып бару һәм инвестицион кредитлау максатларында документлар әзерләү, килешүләрне структуралаштыру буенча сервис эшли башлавы турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында хәбәр иттеләр.
Сервис ЦПИК («Инвестицион кредитлауга ярдәм итү үзәге») дип аталачак.
Бурычка финанслауны җәлеп итүне сорап МСП.РФ цифрлы платформасы аша әлеге сервиска килгән барлык гаризалар төбәк гарантия оешмаларына карауга җибәрелә (5 миллионнан алып 50 миллион сумга кадәр күләмдә бурычка финанслау кирәк булган очракта). Бурычка финанслауның күләме 50 миллион сумнан күбрәк булган очракта гаризалар «МСП» Корпорациясе» акционерлык җәмгыятенә юллана.
Сервис ярдәмендә гаризаларның авторлары проектның бизнес-планы яки финанс моделен камилләштерү, шулай ук кредит килешүен структуралаштыру (шул исәптән проект финанславы кысаларында) буенча киңәшләр һәм ярдәм алачак.
Моннан тыш, Инвестицион кредитлауга ярдәм итү үзәгендә ярдәм алган проектлар кредитлар буенча 50 миллион сумлык бәйсез гарантияләр, шулай ук 70 миллион сумга кадәр ТР Гарантия фонды поручительлеген ала алачак.
Ярдәм алу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлергә, проектның бизнес-планы һәм финанс моделе белән гариза юлларга кирәк. Моның өчен QR-кодтан файдаланырга була.
РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда эшкуарларга ярдәм күрсәтүне ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге гамәлгә ашыра, дип билгеләп үтелә.
МСП.РФ цифрлы платформасы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен адреслы сайлап алу механизмы һәм дистанцион рәвештә ярдәм чаралары һәм махсус сервислар алу мөмкинлеге белән цифрлы платформа булдыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылган.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсеше өчен мөһим булган уннан артык юнәлешне колачлый.