World News in Tatar

Казан Кремле яр буенда «Гаилә ал җилкәннәре» бәйрәме узачак

Иртәгә Татарстан башкаласының Кремль яр буенда «Зур гаилә яллары» инициативасы кысаларында «Гаилә ал җилкәннәре» бәйрәме узачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара 16.00 сәгатьтә башланачак. Бу уңайдан Кремль яр буеның матбугат хезмәте «тату гаилә — кешенең иң мөһим байлыгы, һәм бу бәйрәм безнең һәрберебезгә кагыла», – дип билгеләп үтә.

Чара Казанның иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы белән ачылачак. 17.30 сәгатькә бәйрәмнең төп символы – ромашка чәчәген ясау буенча бушлай мастер-класс планлаштырылган. 18.00 сәгатьтә SOUND JOIN вокал студиясе укучыларының чыгышы оештырыла.

  • «Зур гаилә яллары» бөтенроссия проекты Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлана. Аның кысаларында Татарстан башкаласында шулай ук Горький паркында «Зур гаилә пикнигы», «Туган Авылым» милли комплексында гаилә бәйрәме һәм Казан Кремлендә «Әбекәй әкиятләре» тамашасы узачак.

Читайте на 123ru.net