World News in Tatar

Татарстанда торак төзелеше буенча план 77 процентка үтәлгән

Татарстанда торак төзелеше буенча план 77 процентка үтәлгән

5 июльгә Татарстанда файдалануга торак тапшыру программасы 77 процентка үтәлгән. Планлаштырылган 3 миллион 150 мең квадрат метрның 2 миллион 420 мең квадрат метры файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төбәкнең Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоконференция – элемтә режимында барлык муниципалитетлар белән киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Докладчы сүзләренчә, республикада коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 32 проценты тапшырылган. Бу – гомуми мәйданы 477 мең квадрат метрны тәшкил иткән 81 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека буенча еллык план, үз чиратында, 73 процентка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 28се төзелгән, аларның гомуми мәйданы 118 мең квадрат метрны тәшкил итә.

Параллель рәвештә Татарстанда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча эш дәвам итә. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы икенче дәүләт контракты кысаларында ятим балалар өчен 81 торак бинаны алу буенча конкурс процедураларын әзерли, дип билгеләп үтте министр.

Быелгы программага кертелгән 84 яшь гаиләнең 52се инде торак сатып алган, калганнары исә фатир сайлау белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Шул ук вакытта биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 28 күп балалы гаиләнең әлегә нибары алтысы гына сертификатын гамәлгә ашырган. Дәүләт торак фонды калган гаиләләр өчен торак бина сайлау буенча эш алып бара.

Читайте на 123ru.net