Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +28 градуска кадәр җылы булачак
![Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +28 градуска кадәр җылы булачак](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/8/dd80d0453ed30fc953951c8bd27525e0.jpg)
Дүшәмбе, 8 июльдә, Татарстанда болытлы һава, кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Төнлә 11-16 градус була, ә көндез һава 23-28 градуска кадәр җылытачак.