World News in Tatar

Татарстанда контрактникларга бер тапкыр бирелә торган акча 1,5 миллион сумга кадәр артты

Татарстан Хөкүмәте РФ Кораллы көчләре белән контракт имзаларга теләгән гражданнар өчен бер тапкыр бирелә торган акчаны арттырырга карар кылды. Хәзер аның күләме 1,5 миллион сумга җитәргә мөмкин. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Яңа ярдәм чарасы 2024 елның 31 июленә кадәр гамәлдә булачак.

Түләүнең гомуми күләме берничә чыганактан туплана: 1,05 миллион сумны Татарстан Республикасы бүлеп бирә, 195 мең сум РФ Саклану министрлыгыннан килә, ә калган 300 мең сумны Татарстан шәһәрләре һәм районнары тәкъдим итә. Шунысын да искәртү мөһим, әлеге түләүгә татарстанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә, шулай ук чынлыктагы яшәү урынына бәйсез рәвештә чит ил гражданнары да дәгъва кыла ала.

Кандидатларга уңайлы булсын өчен Татарстан Хөкүмәте комплекслы ярдәм тәкъдим итә. Ул Татарстанга һәм хезмәт итү урынына барганда ярдәм күрсәтүне, контракт рәсмиләштергән һәм медицина тикшерүе узган вакытта торак һәм ашау-эчү белән тәэмин итүне үз эченә ала. Чит ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм РФ гражданлыгы алырга ярдәм итәчәкләр. Контрактны рәсмиләштерү процессына берничә сәгатьтән алып күп дигәндә ике көн вакыт китә.

Контрактникларга тиешле әйберләрнең тулы җыелмасы һәм дарулар салынган армия аптечкасы бирелә, бу аларны өстәмә чыгымнар тотудан азат итә. Моннан тыш, аларга республикада һәм Россиядә гамәлдә булган барлык ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә. Хезмәткәрләре контракт имзалаган предприятиеләр аларның эш урыннарын саклау һәм хезмәт хакы түләүне үз өстенә ала. Җирле хакимиятләр хәрбиләрнең гаиләләрен опекага ала, аларны тиешле ярдәм белән тәэмин итә.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында күбрәк белергә була. РФ Саклану министрлыгы белән республиканың теләсә кайсы шәһәрендә яки районында контракт төзергә мөмкин. Моның өчен 8 (800) 222-59-00 (Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә), 117 (Татарстанда яшәүчеләргә) телефоннары буенча заявка калдырырга, хәрби комиссариатка яки сайлап алу пунктына килергә кирәк.

Читайте на 123ru.net