World News in Tatar

Рөстәм Миңнехановка Иннопром-2024 күргәзмәсендә Татарстан стендын күрсәттеләр

Рөстәм Миңнехановка Иннопром-2024 күргәзмәсендә Татарстан стендын күрсәттеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Екатеринбург-Экспо»да оештырылган Иннопром күргәзмәсендә республика стенды белән танышты, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы журналисты.

Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко озатып йөрде. ТР Рәисенең сәфәре вакытында стендта җирле баянчы башкаруында татар көйләре яңгырады. Тере музыка республика делегациясенең кәефен күтәреп җибәрде.

Экспозициядә катнашучыларга килгәндә, Миңнеханов шул исәптән квадрокоптерлар өчен махсус двигательләр җитештерә торган «Интерскол-Алабуга»; яңадан корыла торган аккумуляторлар ясаучы «Нэтер» компаниясе стендлары янында тоткарланды. Татарстан Рәисе аларның традицион аккумуляторлардан куркынычсызрак булуы белән кызыксынды, чөнки аларда кислота юк.

«Раритэк» генераль директоры Рафаэль Батыршин газ белән эшли торган «Москвич 6» автомобилен тәкъдим итте, аны Чаллыда җитештерәчәкләр. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге автомобиль Мәскәүдән Екатеринбургка барганда бензин белән эшли торган тиңдәше белән чагыштырганда 4 мең сум акчаны янга калдырган.

Генераль директор Александр Калачев «Тулпар Интерьеры Инжиниринг Дизайн» проектларын тәкъдим итте. Предприятие һава, диңгез, елга суднолары һәм автотранспорт интерьерлары җитештерүдә махсуслашкан.

ТР Сәнәгать кластерының идарә рәисе, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Сергей Майоров 14 компанияне тәкъдим итте. Ул ТР Рәисенә «Техникс» компаниясенең Лаеш районында канализация, су һәм газ белән тәэмин итү торбаларын траншеядан тыш ремонтлау производствосы ачуы хакында сөйләде.

«Бу – бөтен эшләр кое аша башкарыла торган махсус технология. Берни дә казырга кирәкми. Шартларга карап, 20-30 процент чыгымнар янга кала. Татарстанда менә шундый завод барлыкка килде», - дип сөйләде Майоров «Татар-информ» агентлыгына.

ГК «Штайнблок» компаниясе исеменнән ТР Рәисенә рәхмәт белдерделәр, чөнки Миңнеханов Кузбасс башлыгы Цивилев белән очрашырга ярдәм иткән.

«Әлеге сөйләшүләрнең нәтиҗәсе буларак 1,2 миллиард сумлык килешү төзелде. «Штайнблок» компаниясеннән Татарстанга 200 миллион сумнан артык акча килде инде, ул кассеталар (панельләр җитештерү өчен кассета җайланмалары – Т-и иск.) төяп җибәрергә әзерләнә. Ел ахырына кадәр калган акчаны газ-бетон заводы төзү буенча җиһазлар ясауга сарыф итәргә ниятлибез», - диде Майоров «Татар-информ» агентлыгына.

Иннопром-2024 күргәзмәсе кысаларында Рөстәм Миңнехановның эш планнары хакында хәбәр ителми.

Читайте на 123ru.net