«Әкият» курчак театры сезоны «Аленький цветочек» премьерасы белән ябылды
![«Әкият» курчак театры сезоны «Аленький цветочек» премьерасы белән ябылды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/8/d7c01027dedbe0612731b1938519174c.jpg)
«Әкият» татар дәүләт курчак театрында сезон «Аленький цветочек» курчак спектакле премьерасы белән ябылды.
Сергей Аксаков әкияте буенча куелган «Аленький цветочек» спектакленең режиссеры – Илгиз Зәйниев.
Спектакль рус телендә, театрның зур залында бара. Артистлар марионетка-курчаклар белән уйныйлар.
Казан тамашачысы премьераны яңа сезонда – 24 августта карый алачак.