World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан котлады.

«2024 ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Нык һәм тату гаиләләр илебезнең үсеш-алгарышына бәрәкәтле җирлек булып тора. Илкүләм лидерыбыз билгеләп үткәнчә, гаилә дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булудан тыш, һичкайчан әһәмиятен җуймас рухи-әхлакый хәзинәбез дә ул», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының буыннан буынга, олыдан кечегә зур ихтирам һәм мәхәббәт белән тапшырыла килгән тотрыклы гаилә традицияләре белән дан тотуын да искә алды. Нәкъ менә гаиләдә туган җирне ярату һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнә, милли үзаңны, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклау да гаиләдән башлануын әйтте.

«Без гаилә институтына һәръяклы ярдәм күрсәтәбез. Республикада гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программалары гамәлгә ашырыла. Аналарны һәм балаларны яклау, яшь гаиләләргә булышлык итү иң өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Татарстанда күпбалалы гаиләләрнең саны арту гаять сөенечле күренеш, аларга һәрчак дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк. Үз балалары янына ата-ана назыннан мәхрүм калган ятимнәрне сыендырган – тәрбиягә бала алган олы йөрәкле парларга аерым рәхмәт сүзләре белдерәм», – диде.

Татарстан Рәисе махсус хәрби операциядә илебезнең куркынычсызлыгын һәм киләчәген батырларча саклаучы ир-егетләребезнең гаиләләре аерым игътибар үзәгендә булуын әйтте. Алар – безнең хәрбиләребезнең рухи көч чыганагы, ышанычлы терәге һәм таянычы дип ассызыклады.

«Кадерле татарстанлылар! Әлеге бәйрәм көнендә сезгә бәхет, шатлык һәм уңышлар телим. Гаиләләрегездә һәрчак мәхәббәт, татулык һәм иминлек хакимлек итсен!» дип тәмамлады ТР Рәисе мөрәҗәгатен.

Читайте на 123ru.net