World News in Tatar

Путин махсус операция хәрбиләренең ял итү системасын җайга салырга кирәклеген әйтте

Путин махсус операция хәрбиләренең ял итү системасын җайга салырга кирәклеген әйтте

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның ял системасын җайга салырга кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Это у нас семейное» Бөтенроссия бәйгесенең финалист гаиләләре белән очрашуда әйтте.

«Тулаем алганда, махсус операциядә катнашучыларның ял системасын җайга салырга кирәк. Анда әле барысы да тиешенчә оештырылмаган, әмма беләм, без моның буенча эшләячәкбез», – дип ышандыра дәүләт башлыгы (ТАСС цитатасы).

Шулай ук Путин бөтен Россия махсус операция хәрбиләре өчен горурлык кичерә дигән ышаныч та белдерде. «Ата-аналар бүгенге хәрби эштә катнашучы уллары белән чын-чынлап горурлана <...>. Алар белән бөтен ил горурлана», – дигән ул (РИА Новости цитатасы).

Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Хакимиятләр махсус операция куелган максатларына ирешкәнче дәвам итәчәк дип берничә мәртәбә әйтте. Бу арасында Россия иминлеген гарантияли торган шартлар булдыру максаты да бар.

Читайте на 123ru.net