World News in Tatar

Быелгы республикакүләм Питрау бәйрәме программасы билгеле

Быелгы республикакүләм Питрау бәйрәме программасы билгеле

13 июльдә Мамадыш районы Җөри авылы «Тырлау» аланында керәшеннәрнең республикакүләм «Питрау» бәйрәме үтәчәк. Бәйрәмнең программасы белән «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында таныштырдылар.

16:00-20:00 – «Айбагыр» балалар мәйданчыгы

17:00-18:00 – «Чаптар» ат чабышлары, «Тырлау» Җөри җәрминкәсе, Зур сәхнәдә «Питрау җыруы»

18:00-19:00 – Питрау җыены ачылышы, «Тугяряк уен»

19:00-00:00 – Мәйданчыклар эше:

  • «Гасырларда безнең җөзебез» фотокүргәзмә
  • Милли көрәш «Батыр»
  • Елгада күңел ачу «Ылыяда уен»
  • «Туганайлар» кряшен йорт-җире «Питрау тугяряк уены» фестивале
  • Бәйрәм күрке – «Кряшен чибяре» конкурсы
  • «Питрау уеннары» халык уеннары, ярышлары мәйданчыгы
  • «Димче» танышу аланы
  • «Алан» табигать бүләкләре
  • «Тяпи» чишмәсе җыры» фотозонасы
  • «Тябикмяк» керәшен сыйлары
  • «Җяшляр җыены» мәйданчыгы

20:00-23:00 – «Айбагыр» мәйданчыгында «Гармунга җырлашыек!»

23:00-00:00 – «Арулану учагы» янында уеннар

00:00 – «Питрау» бәйрәме фейерверкы

  • Быел Питрау бәйрәме прологы Гаилә елына багышланачак

Читайте на 123ru.net