World News in Tatar

Быел Питрау бәйрәме прологы Гаилә елына багышланачак

Быел Питрау бәйрәме прологы Гаилә елына багышланачак

13 июльдә Мамадыш районы Җөри авылы «Тырлау» аланында керәшеннәрнең республикакүләм «Питрау» бәйрәме үтәчәк. Бәйрәмнең пролог өлеше Гаилә елына багышлана. Бу хакта һәм Питрауның үзенчәлекләре турында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Быел пролог өлеш Гаилә елына багышлана. Ул өлешне нигездә «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле әзерли», – диде Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова. Бәйрмәнең баш режиссеры – «Ак Барс» холдинг компания»се генераль директоры урынбасары Елена Алешина.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Тырлау» аланында уннан артык мәйданчык эшләячәк – «Димче» танышу аланы, «Җяшляр җыены» мәйданы, «Алан» табигать бүләкләре, «Питрау уеннары» мәйданчыгы, зур сәхнәдә «Питрау жыруы» һәм башкалар. Бәйрәмдә «Керәшен чибәре» һәм көрәш буенча баш батыр да ачыкланачак.

«Бәйрәм елдан ел үсә, матурая. Питрау – халык бәйрәме, традицион бәйрәм. Шулай да без елдан ел үзенчәлек булсын өчен тырышабыз. Мәйданчыкларның бизәлеше үзгәрә. Быел мәйданчыклар саны да артты. Зур мәйданнан халык уеннарын аерып алдык. Күлләрне куллану киңәеп бара. Ясалма күлебездә катамараннарда ярыштан тыш, йөзү буенча да ярышлар үтәчәк. Быел димче мәйданы үзенчәлекле булачак. Без мәҗүсилек йолаларына тагын да ныграк тирәнәергә булдык», – дип таныштырды Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Питрау бәйрәмен Татарстанның бренды булуын әйтте.

«Питрау бәйрәме Татарстанның брендына әйләнде. Ул Татарстанда яшәүче халыкларның иң кызыклы бәйрәме. Питрау традицион мәдәният бәйрәмнәрен йомгаклый. Ел саен бу бәйрәм шаккаттыра. Режиссерлар төркеме ел да яңа төрле үзенчәлек уйлап таба. Бәйрәмнең якты һәм кызыклы булуының иң төп аргументы – ул һәрвакыт төрле, ул үсә һәм бер урында тормый», – диде Дамир Натфуллин.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Питрауда керәшен фольклор ансамбльләре, үзешчән коллективлар, керәшен җырчылары – Вадим Захаров, Георгий Ибушев һәм башкалар чыгышлары көтелә. Оештыручылар төп хедлайнерның кем булуын сер итеп калдылардылар.

Читайте на 123ru.net