World News in Tatar

Чирмешән районында ярты елда малайлар күбрәк туган

Җәйнең тәүге аенда Чирмешән районында алты бала: өч малай һәм өч кыз туган. Әлеге сабыйларның икесе - гаиләдә беренче бала. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ярты елда 35 сабыйга туу турында таныклыклар тапшырган. Шуларның 23се – малай, 12се – кыз. 14 гаиләнең тәүге «шатлыклары» туган, 11 пар икенче балаларын алып кайткан, 8 бала гаиләдә – өченче, икесе – дүртенче һәм аннан соңгы балалар.

Үткән елның бу чорында 27 нарасый дөньяга килгән, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net