World News in Tatar

Татарстан мәдәният министры бу җәйдә булачак чаралар турында сөйләячәк

Иртәгә, 10 июльдә, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова республиканың Төбәк белән идарә итү үзәге уздырачак туры эфирда катнаша.

Министр бу җәйдә карарга кирәк дип санаган мәдәни чараларны игълан итәчәк. Ул шулай ук «Мәдәният» илкүләм проектының сәнгатьне һәркем өчен үтемле итүе турында сөйләячәк.

Трансляция 13:00 сәгатьтә, Төбәк белән идарә итү үзәгенең «ВКонтакте»дагы берләшмәсендә башлана.

Читайте на 123ru.net