World News in Tatar

Зәй районыннан 58 яшьлек хәрби үз тарихы турында сөйләде

Зәй районыннан 58 яшьлек хәрби үз тарихы турында сөйләде

Зәй районыннан килешү белән хезмәт итүче 58 яшьлек Дамир район башлыгының махсус операциядә катнашучылар белән очрашуына килде.

«Башта мин хәрбиләребезгә авылның башка кешеләре белән бергә ярдәм иттем, әмма мине һәрвакыт аларга фронт сызыгында да ярдәм итәргә мөмкин дигән уй ташламады. Минем балаларым инде олылар, хатыным юк. Шуңа күрә хәрби комиссариатка барырга һәм хәрби хезмәт үтү турында килешү төзергә карар иттем. Бу минем беренче шундый тәҗрибәм, мин армия хезмәте генә узган кеше», – дип сөйләде ир-ат.

Дамир өч тапкыр алгы сафта булган, ә соңыннан аңа бу яше буенча туры килми дип әйтәләр. Хәзер ул постта дежур тора.

«Әлбәттә, яшь үзенекен итә, бераз арыйм да, әмма башка хәрбиләр кебек үк мин дә, хәрби рухны югалтмыйм. Без анда барыбыз да бер-беребезгә ярдәм итәбез», – диде ул.

Аның сүзләренчә, Зәй халкының ярдәме бик сизелә, хәрбиләр барысы да волонтерларга бик рәхмәтле.

«Коры ашларны бик яратып ашыйбыз, миңа бигрәк тә өй токмачы белән аш ошый. Анда маскировка челтәрләре бик кирәк, алар дошман дроннарыннан саклый. Яңа генератор алырга акча җыйган якташларга бик рәхмәтле, әйбәт, төзек эшли. Мондый көчле ярдәм белән без җиңәчәкбез!» – дип ышана хәрби.

Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов сүзләренчә, нигездә, шәһәр һәм район халкы хәрби хезмәтне үтү турында килешүне патриотик сәбәпләр аркасында төзи.

«Ирләр килеп, якташларына, дусларына, туганнарына ярдәм итәргә теләүләрен әйтә. Шулай ук вакытлы армия хезмәте урынына килешү буенча хезмәтне сайлаган яшьләр дә булды. Алар барысы да илебезнең чын патриотлары, Ватанны яраталар һәм ил өчен авыр вакытта аны сакларга кирәк дигән рухта тәрбияләнгән. Зәй үзенчәлекле район, биредә патриотлар бик күп, алар өчен туган илгә бурычларын түләү, үз гаиләләрен һәм якыннарын яклау барыннан да әһәмиятлерәк», – дип сөйләгән ул.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен килешү шартлары тагын да кызыклырак. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр алырга була, хәрбиләргә ай саен 210 меңнән башлап акча түләнә. Арттырылган түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга була. Тулырак 8 (800) 222-59-00 телефонына шалтыратып белешергә була.

Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Хакимиятләр махсус операция куелган максатларына ирешкәнче дәвам итәчәк дип берничә мәртәбә әйтте. Бу арасында Россия иминлеген гарантияли торган шартлар булдыру максаты да бар.

Материал Айгөл Яруллина ярдәме белән әзерләнде

Читайте на 123ru.net