World News in Tatar

5 августта «Биләр Форум: Алдынгылар» лагере эшли башлый

5 августтан 9 августка кадәр Татарстанда «Биләр Форум: Алдынгылар» лагере оештырыла. Бу – республиканың барлык районнарыннан 800гә якын бала һәм яшүсмер җыелачак палаткалы лагерь. Чарада бушлай катнашырга мөмкин. Конкурслы сайлап алуны узган 12-17 яшьлек барлык теләүчеләр кабул ителәчәк.

Лагерьне оештыручы «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге хәбәр иткәнчә, «Биләр Форум: Алдынгылар» лагере белем бирү һәм спорт-күңел ачу чараларын берләштерәчәк. Катнашучылар үзләренең беренче социаль проектларын әзерләячәк һәм гамәлгә ашырачак, шулай ук форумда 13 юнәлеш буенча остаханәләр эшләячәк.

Форумның белем бирү программасы өч көн дәвам итә. Башта мөмкинлекләр ярминкәсе була, биредә катнашучылар үз инициативаларын тәкъдим итә һәм тәҗрибә белән уртаклашачак. Аннары остазлар балаларга проектларны камилләштерергә ярдәм итәчәк: аларга лекцияләр укыячаклар, республиканың танылган эшлеклеләренең уңышка ирешү тарихларын сөйләячәкләр, мастер-класслар үткәрәчәкләр, дискуссияләр, уеннар, түгәрәк өстәлләр һәм кызыксыну буенча клублар оештырачаклар. Шулай ук кунаклар өчен квест, марафон, тестлар һәм турнирлар узачак. Соңгы көнне барлык катнашучыларны юнәлешләр буенча бүләчәкләр.

Моннан тыш, катнашучылар өстәл теннисы, футбол дартсы, шахмат, стритбол һәм башка уеннар уйный алачак. Кичен дискотекалар оештырылачак.

Форумга эләгү өчен сайлап алу турын узарга кирәк. Моның өчен гариза җибәрергә, «Алдынгылар хәрәкәте»нең 12 юнәлешенең берсен сайлап, социаль әһәмиятле инициативаң буенча «Игелекле эш» темасына эссе әзерләргә кирәк. Катнашучы инициативаның актуальлеге һәм файдасы, аның ни сәбәпле мөһим булуы һәм аны тормышка ашыру өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләргә тиеш була.

Шулай ук лагерьгә эләгергә теләүчегә социаль челтәрләрдәге (ВКонтакте, Телеграм) шәхси битендә ике минутлык видео яздырып урнаштырырга кирәк. Видеоязмада ул «Миңа ни сәбәпле «Биләр Форум: Алдынгылар»да булу мөһим?» – соравына җавап бирергә тиеш. Шулай ук портфолио җибәрү дә шарт. Монда 2023-2024 елларда алынган дүрттән дә артык булмаган диплом, грамота, сертификатның (халыкара, федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге) скан-күчермәсен беркетергә кирәк.

  • Катнашу өчен гаризаны 26 июльгә кадәр бирергә мөмкин. Конкурс биремнәрен уңышлы үтәгән һәм сменага сайлап алынган балалар һәм яшүсмерләрнең исемлеге Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең социаль челтәрләрендә чыгачак.

Читайте на 123ru.net