World News in Tatar

2024 елда Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясе лауреаты билгеле булды

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты вәкиле Илдар Бигишев 2024 елда Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясе лауреаты булды. Ул «Робототехниканы җинаять-хокукый яктан җайга салу» темасына үткәрелгән тикшеренүе өчен җиңү яулады.

Премия комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җиңүчегә бүләкне 14 июльдә Лаеш районында шагыйрь, шулай ук Россия империясе юстициясенең беренче министры, генерал-прокурор Гавриил Державинның туган көнендә тапшырачаклар.

Искәртеп узабыз, быел бәйгегә юриспруденция өлкәсендәге эшләр кабул ителде. Конкурска тәкъдим ителгән эшләр соңгы 5 ел эчендә (әмма бәйгегә тәкъдим ителгәнче бер елдан да соңрак түгел) басылып чыгарга тиеш иде.

Комитет рәисе Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, соңгы елларда премиягә дәгъва кылучылар саны кимегән, шуның аркасында конкурсның нигезләмәләрен, шул исәптән катнашучыларга һәм эшләргә карата критерийларны да яңадан карарга кирәк. Шуннан соң ул киләчәктә күбрәк кешеләрне җәлеп итә алачак, дип саный комитет рәисе.

Агымдагы елда премиягә биш монография дәгъва кылды:

Гөлнара Нәфыйкова һәм Светлана Аламова, «Реформа кысаларында РФ суд приставлары Федераль хезмәтенең административ эшчәнлеге»;

Денис Ахунов, «Агломерацияләрдә коррупцион җинаятьләр: төшенчә, кисәтүнең үзенчәлекләре»;

Илдар Бигишев, «Робототехниканы җинаять-хокукый яктан җайга салу»;

Виктория Казаченок, «Россия империясе пенитенциар системасы эшчәнлеген оештыру һәм хокукый җайга салу (Казан губернасы үрнәгендә)»;

Руслан Фәрхетдинов, «Килешүле хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салу».

Эшләрне ике критерий (эшнең фәнни һәм гамәли әһәмияте) буенча бәяләделәр.

Г.Р.Державин премиясе комитеты фотосы

Читайте на 123ru.net