Татарстанда янә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
![Татарстанда янә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/10/660e1d5873769da15af9456b84a04f76.jpg)
Бүген һәм иртәгә, 10 һәм 11 июльдә, Татарстанда янә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Чәршәмбе кичендә, пәнҗешәмбе төнлә һәм көндез республикада, Казанны да кертеп, яшенле яңгыр һәм көчле җил фаразлана. Җилнең тизлеге төнлә урыны белән секундына – 15 метрга, көндез 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
- Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе бик көчле җил дип атала.