World News in Tatar

Фирдүс Тямаев «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында чыгыш ясаячак

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга берничә тапкыр ярдәм күрсәткән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнаша.

Акция дүшәмбе, 15 июльдә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында уза. Ул иртәнге 8дә башланып, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Туры эфирда дистәләгән кунак булачак, алар контракт буенча хезмәт итү һәм хәрбиләр өчен каралган ярдәм чаралары хакында сөйләячәк.

Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Мамадыш, Лениногорск һәм Яшел Үзәннән туры трансляцияләр дә планлаштырылган. Телемарафон барышында «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар күрсәтеләчәк, шулай ук махсус хәрби операция зонасында ТНВ хәбәрчеләре әзерләгән репортажлар тәкъдим ителәчәк.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, Россия Геройлары, Татарстанның исемле батальоннары хәрбиләре, волонтерлар үз тарихларын сөйләячәк. Аерым алганда, волонтерлар фронт песиләренә (һәм аларга гына түгел) игътибар юнәлтәчәк.

Марафонга «Болгар радиосы», шулай ук республиканың башка телеканаллары да кушыла. Шул исәптән ТНВның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә һәм канал сайтында да телемарафонның трансляциясе була.

Читайте на 123ru.net