World News in Tatar

Азәрбайҗан татарлары: Татарча мохитне үзебез тудырабыз

Азәрбайҗан татарлары: Татарча мохитне үзебез тудырабыз

Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗанов КФУның Татар халык хоры гастрольләре вакытында «Татар-информ» хәбәрчесенә җирле татарларның тормышы турында сөйләде.

«Яшьлек» үзәгендәге эшчәнлектән тыш, өйдә гаиләдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиллеге бар, анда Каюм Насыйри исемендәге татар якшәмбе мәктәбе ачылды. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга рәхмәт, халык шул мәктәпкә дә актив йөри. «ТНВ» каналын да карыйбыз. Татарча мохитне үзебез тудырабыз», – диде ул «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә.

Баку, «Русский дом». Азәрбайҗан татарлары белән очрашу

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Аның әйтүенчә, «Яшьлек» ансамблендә биюче татар яшьләренә татар костюмнары җитеп бетмәгән булган.

«Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать иттек, алар безне ишетте, мең рәхмәт! Татар костюмнарын җибәрделәр. Татар әдәбиятын даими җибәреп торалар. Сүз уңаеннан, Габдулла Тукай, Муса Җәлилгә багышланган иҗади кичәләр дә үткәрәбез. Узган ел, мәсәлән, Муса Җәлилгә багышланган кичәне дүрт телдә үткәргән идек (татарча, русча, азәрбайҗанча һәм инглизчә). Татар шагыйрьләрен Азәрбайҗанда да популярлаштырырга тырышабыз. Аларны монда да беләләр, яраталар. Азәрбайҗан Фәннәр академиясе күптән түгел Габдулла Тукайның азәрбайҗан телендә китабын чыгарды», – диде Дияз ӘХмәтҗанов.

Читайте на 123ru.net