World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстан парламенты рәисе Аманбай Орынбаев белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстан парламенты рәисе Аманбай Орынбаев белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстан (Үзбәкстан) Жокаргы Кенесы рәисе Аманбай Орынбаев белән очрашты. Яклар Россия-Үзбәкстан партнерлыгы кысаларында мөнәсәбәтләрне үстерү турында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Узган ел Ташкентта Төбәкләр форумында республикалар арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. «Әлеге документ Татарстан белән Каракалпакстан арасындагы элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышанам. Без инде парламентара бәйләнешне үстерәбез», — диде ТР Рәисе. Ул илләр һәм төбәкләр арасында үзара бәйләнешне киңәйтүдә Россия һәм Үзбәкстан Президентларының аерым казанышларын билгеләп үтте.

«Быел Үзбәкстан белән безнең хезмәттәшлек актив үсешенен дәвам итә. Февральдә без Казанда Киләчәк уеннарын ачу тантанасында хөрмәтле Шәүкәт Миромонович Мирзиёевны кабул иттек. Татарстан делегацияләре, үз чиратында, Ташкент, Сөрхандәрья, Бохара һәм Нәвои өлкәләрендә булды. Шулай ук Татарстан делегациясе Ташкентта «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашты», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Аның мәгълүматлары буенча, үзара сәүдә күләме арта. 2023 ел нәтиҗәләре буенча ул дүрттән бер өлештән күбрәккә артып, 370 миллион долларга җиткән. Шул ук вакытта бу саннар артуын дәвам итсен өчен Татарстан һәм Үзбәкстанда кирәкле барысы да бар.

Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы, ә Ташкентта Татарстан вәкиллеге уңышлы эшли. Моннан тыш, эшлекле элемтәләрнең ныгуы һәм туристлар агымының артуына Казан белән Ташкент, Сәмәрканд, Фирганә арасындагы туры авиаэлемтә дә ярдәм итә. Хезмәттәшлек турында килешүләр һәм меморандумнар гамәлгә ашырыла, Үзбәкстанның берничә төбәге, шул исәптән Татарстан Республикасының әйдәп баручы компанияләре линиясе буенча элемтәләр үсеш ала.

Үзбәкстан җитәкчелеге ярдәме белән «Чирчик» һәм «Джизак» химия-индустриаль технопарклары эшли. Шулай ук «Нәвои» махсус икътисади зонасы территориясе һәм Бохара өлкәсендә индустриаль парклар төзү планлаштырыла. «Әлеге әһәмиятле уртак проектлар — безнең илләр арасындагы партнерлыкка яхшы өлеш кертү», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Башка юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек алып барыла. Мәсәлән, ТР югары уку йортларында 2,5 меңнән артык Үзбәкстан студенты белем ала. Шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме һәм KazanForum халыкара икътисади форумы линиясе буенча хезмәттәшлек алып барыла.

«Сезнең Татарстанга килүегез безнең хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк, дип ышанам. Конкрет гамәли эшләргә күчәргә кирәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аманбай Орынбаев, үз чиратында, делегациянең Татарстанга сәфәрен югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасында хезмәттәшлек төрле өлкәләрдә: икътисад, инвестицияләр, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм өокәләрендә үсеш ала.

«Татарстанга бу сәфәребез хезмәттәшлекне алга таба да ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ачар, дип өметләнәбез», — дип өстәде Каракалпакстан парламенты рәисе.

Аның фикеренчә, IT өлкәсе, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы мисалында сәнәгать мәйданчыкларын үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу мөнәсәбәтләрне үстерү өчен перспективалы юнәлеш булырга мөмкин.

Искәртик, Үзбәкстан делегациясе «Төзелеш» төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты.

Читайте на 123ru.net