World News in Tatar

Чаллыда төрле илләрнең милли ризыкларын татып карап булачак

20-21 июльдә Чаллыда Фикрәт Табиев исемендәге яр буе паркында беренче тапкыр гастрономик фестиваль узачак. Бәйрәм иртәнге сәгать 10нан кичке 10га кадәр дәвам итә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

«Ике көн дәвамында искиткеч программа булачак. Төрле илләрнең милли ризыклары тәкъдим ителәчәк. Аларны татып та карарга мөмкин. Шәһәрдәшләр кем беренче булып тәкъдим ителгән ризыкны ашап бетерә, дигән кызыклы конкурсларда да катнаша алачак. Моннан тыш, концерт та була», – дип сөйләгән Чаллы парклары җитәкчесе Анна Балашова.

«Без бөтендөнья кухнясы төрлелеге белән Чаллы халкын шаккаттырырга телибез. Итальян, паназиат, рус, татар халыкларының төрледән-төрле ризыклары тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, теләгән һәркем мастер-классларда катнаша, сыр ясау серләренә төшенә, атаклы шеф-поварлар белән сөйләшеп, ризык пешерү буенча киңәшләр дә ала алачак», – ди фестиваль партнеры Әлфия Лоханина.

Читайте на 123ru.net