World News in Tatar

Чирмешәннең яңартылган Боз сараенда спортчыларны август ахырында кабул итәргә җыеналар

Чирмешәннең яңартылган Боз сараенда спортчыларны август ахырында кабул итәргә җыеналар

Чирмешән район үзәгендәге «Юбилейный» боз сараенда эчке ремонт эшләре ахырына якынлаша. Озакламый аның тирә-юнен төзекләндерүгә керешәчәкләр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

Төп ремонт бинаның административ өлешендә бара. Спорт залы, хоккейчыларның чишенү-киенү бүлмәләре, банкет залы, кухня, кунакханә бүлмәләре яңартыла.

«Эчке эшләрне август урталарына тәмамларга ниятлибез. Объектта 15-20 төзүче эшли. Капиталь ремонтның күп өлеше башкарылды. Моңа 85 миллион сумнан күбрәк акча каралган. Спортчыларны август ахырына кабул итәргә ниятлибез», – диде Боз сарае директоры Фәнис Хәйдәров.

Боз сараеның түбәсе ремонтланган. Җылылык, су, канализация челтәрләре яңартылган, электрчылар да яңа үткәргечләр сузуны тәмамлап килә. Асылмалы түшәм ясалган, яңа ишекләр урнаштырылган, стеналарны штукатурлап буяганнар. Плитка җәючеләрнең дә эшләре кимеп бара, алар идәннәргә һәм санузел бүлмәләре стеналарына плитка ябыштыра, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net