World News in Tatar

Балтачта «Балтач моңнары» фестивале уза

Балтачта «Балтач моңнары» фестивале уза

Балтачта «Балтач моңнары» фестивале дәвам итә. Кичә балтачлылар алдында Нөнәгәр авыл җирлеге үзешчәннәре имтихан тотты, дип яза «Хезмәт» газетасы.

Тамашачы иң элек күргәзмә белән танышты. Күргәзмәдә аш-су осталары әзерләгән ризыклар, искиткеч матур картиналар, үләннәрдән әзерләнгән чәйләр, җирлекнең уңган ханымы Гөлзифа Нәҗипова тукыган паласлар, калайдан әзерләнгән чәчкәләр, махсус хәрби операциягә әзерләнгән коры ашлар бар иде.

«Тырыш, эш сөючән, сәләтле халык яши Нөнәгәр җирлегендә. Кул эшләренә генә түгел, җыр-моңга да бик оста алар. Сәхнәне ут итте үзешчәннәр. Үзгә бер җанлылык белән үтте бу кич. Җәйге кичтә райондашларыбыз күңелләренә ял өстәп, матур җырларын, чыгышларын бүләк иткән җирлеккә зур рәхмәт!», – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net