World News in Tatar

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Дәүләт Советы депутатлары биш ел эчендә 556 закон кабул итте

Татарстан парламенты эшләгән чорда депутатлар 556 закон кабул иткән. Дәүләт Думасына 21 закон чыгару инициативасы юнәлтелгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ» белән әңгәмә вакытында хәбәр итте.

«Иң төп документ, әлбәттә, бюджет. Әлеге документ республиканың бөтен финанс-икътисади, хуҗалык һәм сәяси тормышының нигезе булып тора. Авырлыкларга карамастан, без ел саен бюджетны социаль юнәлеше һәм программа өлешен киметмичә кабул итә алдык», – дип сөйләде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бюджеттагы акчаларның 80 проценттан артыгы социаль әһәмиятле чыгымнарга бүлеп бирелә.

«Тулаем алганда, Татарстан – үзенең территориясен финанс-икътисади яктан үстерү, гражданнарының хокукларын тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә лидерларның берсе», - дип ассызыклады ул.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары эшенең мөһим юнәлеше конституцион законнарны камилләштерүдән гыйбарәт булды, дип өстәде спикер. 2020 елда бөтенхалык тавыш бирүдә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул ителде. Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертелде.

«Әлбәттә, закон проектлары буенча эшнең зур өлеше махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә ярдәм чаралары күрсәтү белән бәйле булды», – дип билгеләп үтте мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше.

Читайте на 123ru.net