World News in Tatar

Мөхәммәтшин: VI чакырылыш парламент эшләгән чор катлаулы мәсьәләләр хәл итү белән бәйле

Алтынчы чакырылыш Татарстан парламентының биш еллык эшчәнлеге чоры җиңел булмаган. Бу хакта «Татар-информ» белән әңгәмә вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.

«Бу пандемия нәтиҗәләрен хәл итәргә туры килгән яңа сынаулар чоры иде. Эшнең яңа формалары һәм ысулларын эзләргә туры килде, шул исәптән закон чыгару өлкәсендә дә. Без сайлаучылар белән эшләү мөмкинлекләре турында кайгырттык, гражданнар, бизнес, сәламәтлек саклау системасына ярдәм итү буенча карарлар кабул иттек», – дип белдерде ул.

Аның әйтүенчә, яңа сынаулар чоры махсус хәрби операция уздыру, Көнбатыш илләренең безнең илгә карата санкцияләр кертүе белән бәйле булган. «Махсус операция парламент эшенә бик нык йогынты ясады. Без хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү, яңа территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итү, хәлне аңлату, гуманитар йөк җибәрү белән бәйле бөтенләй яңа бурычларны хәл иттек», – диде Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, республика җитәкчелегенең эше, җәмгыять, бизнес һәм хакимиятнең бердәмлеге ярдәмендә бик күп авырлыкларны җиңеп чыгып булган.

«Күрелгән чаралар, шул исәптән федераль ярдәм хисабына икътисад, предприятиеләр һәм җитештерүләргә юнәлтелгән санкцияләр басымын йомшартуга ирешеп булды. Татарстанда бер генә завод, бер генә предприятие дә ябылмады. Кешеләр эшли һәм хезмәт хакы ала», – дип ассызыклады парламент башлыгы.

Яңа сынаулар депутатлардан активрак һәм тирәнрәк эшләүне таләп итте, дип өстәде Мөхәммәтшин. «Нәкъ менә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшләгән чорда кешеләрнең көндәлек проблемаларын хәл итүче социаль әһәмиятле законнар саны артты», - дип нәтиҗә ясады ул.

Читайте на 123ru.net