World News in Tatar

Казанда Татарстан Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш йомгаклау утырышы узачак

Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының илле бишенче, йомгаклау утырышы узачак. Республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның биш еллык эшенә нәтиҗә ясаячак.

Утырышның көн тәртибенә барлыгы 26 мәсьәлә, шул исәптән 10 республика һәм җиде федераль закон проекты кертелгән. Барлык региональ закон проектлары беренче укылышта каралачак.

Аерым алганда, депутатлар оешмаларның мөлкәтенә салым турында, алкогольле продукцияне ваклап сатуның вакыты, шартлары һәм урыннарын өстәмә чикләүләр, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы һәм башкалар турындагы законнарга үзгәрешләр кертүче закон проектлары турында фикер алышачак. Моннан тыш, алар ТРның административ хокук бозулар турындагы кодексында үзгәрешләрне караячак.

Көн тәртибенә республика законнарының торышы һәм 2023 елда мәгарифне үстерү программаларының үтәлеше турында докладлар кертелгән. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясенең эшчәнлеге турында мәгълүматны аның җитәкчесе Юрий Камалтынов тәкъдим итәчәк. «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эше турында аның җитәкчесе Алсу Нәбиева сөйләячәк.

Утырышта шулай ук Фәнил Әгълиуллинны ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләүне килештерү мәсьәләсе каралачак.

Читайте на 123ru.net