World News in Tatar

Чүпрәле районыннан 200 контрактчы махсус хәрби операциягә киткән

Чүпрәле районыннан якынча 200 ир-ат РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итә. Алар барысы да үз теләге белән хезмәт итәргә киткән, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин аңлатуынча, Чүпрәле районында контракт төзү өчен хәрби комиссариатка, авыл җирлекләре башлыкларына, район администрациясенә яки Иске Чүпрәле авыл җирлеге бинасында урнашкан хәрби исәпкә алучы Нуршат Сәлиховага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Һәр җирдә контракт буенча хезмәтнең нигезләре турында барлык мәгълүмат җиткереләчәк.

«Контракт төзеп, хәрби хезмәткә алыну — шундук махсус хәрби операциягә китү дигән сүз түгел, дип билгеләп үтәргә телим. Һәрхәлдә, башта әзерлек үтәсең», - диде хәрби комиссар.

Аның сүзләренчә, контракт буенча хезмәт итүче һәр хәрбигә социаль ташлама һәм гарантияләр бар.

«Балалары булганнарга төрле ташламалар, уку йортына керү мөмкинлеге, төрле чараларда бушлай катнашу һ.б. каралган. Хәрбигә ветеран исеме һәм вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирелә. Мондый төр хезмәтне үтәүчеләр өчен төрле түләүләр каралган – федераль, региональ һәм муниципаль түләүләр. Шушы көннәрдә Татарстан Хөкүмәте контракт төзергә теләүче гражданнар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул итте. Хәзер аның күләме 1,5 миллион сумга җитәргә мөмкин. Яңа ярдәм чарасы 2024 елның 31 июленә кадәр гамәлдә булачак. Муниципалитеттан 150 мең сум түләнә», — дип аңлатты Радик Төхфәтуллин.

Район контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләр белән элемтәдә тора.

«Контракт буенча хезмәт итүче якташ егетләребез белән даими аралашып торабыз. Сорауларына карап, гуманитар ярдәм җибәрәбез. Контракт буенча хәрби хезмәт – чын ир-атлар эше. Моны барысы бик яхшы аңлый, чөнки илебезнең данлы тарихын ир-атларның батырлыкларыннан башка күз алдына китереп булмый», - дип нәтиҗә ясады ул.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Читайте на 123ru.net