World News in Tatar

Мөхәммәтшин: Актив һәм нәтиҗәгә омтылучы депутатлар килүен телибез

Яңа депутатлар корпусы нәтиҗәле, көчле, абруйлы булыр һәм сайлаучылар аны хөрмәт итәр, дип көтелә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ» белән әңгәмә вакытында җиденче чакырылыш парламент депутатларын сайлау турында сорауга җавап биргәндә белдерде.

«Республика халкына, дәүләт һәм җирле хакимият органнарына файда китерә алырлык актив һәм нәтиҗәгә омтылучы депутатлар килүен телибез. Хакимият тармаклары арасында үзара аңлашуны югалтмау да мөһим. Татарстанда сайлаучыларны борчыган теге яки бу проблеманы хәл итү юлларын хакимият органнары һәрвакыт бергәләп эзли, барлык мәсьәләләргә дә җаваплы карый», – диде спикер.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, сайлау вакытында һәрьюлы парламент составында үзгәрешләр була – кемдер үз теләге белән китә, ә кемнедер сайлаучы хупламый.

«Без җиденче чакырылыш парламентында яңа йөзләрне көтәбез. Фамилияләп атау дөрес булмас, дип уйлыйм, әмма китүчеләр дә бар. Парламентта яхшы мәктәп уздык, хәзер җитештерүгә, бизнеска игътибар итәргә кирәк, диделәр. Депутат эшен башларга теләүчеләр дә бар. Гомумән, парламентта эшләү – ул тормыш мәктәбе», - дип ассызыклады ул.

Дәүләт Советы Рәисе сайлаучыларның күпчелеге «республиканы үстерү буенча эшне дәвам итәчәк җиденче чакырылыш парламентны лаеклы итеп төзер өчен» сайлауларга килер һәм үз тавышын бирер, дип ышана. «Сайлаучылар аңлы рәвештә тавыш бирсен иде. Сайлау бар», - дип билгеләп үтте ул.

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнгән. Барлыгы йөз парламентарий сайланачак: бердәм сайлау округы буенча илле һәм бер мандатлы округлар буенча илле.

Читайте на 123ru.net