World News in Tatar

Радмир Беляев махсус операция хәрбиләре гаиләләренә ярдәм итү турында искәртте

Радмир Беляев махсус операция хәрбиләре гаиләләренә ярдәм итү турында искәртте

Менделеевскида район башлыгы Радмир Беляев рәислегендә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре һәм хәзерге вакытта махсус операциядә хезмәт иткән һәм кыска вакытлы ялда булган хәрбиләрнең кураторлары белән киңәшмә узды.

«Татар-информ»га Менделеевск районының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, куратор статусы муниципалитет, структур бүлекчәләр һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә, җирлек башлыкларына бирелгән.

Радмир Беляев кураторларга хәрбиләрнең гаиләләре һәм махсус операциядә булган Менделеевск егетләренең үзләренә ярдәм итүнең мөһимлеге турында искәртте. Ярдәм бәйрәмнәр вакытында гына түгел, ә даими нигездә күрсәтелергә тиеш. Коллективлар белән актив эшләргә һәм кешеләргә ярдәм итүнең әһәмияте һәм кирәклеген җиткерергә кирәк.

Кураторлар финанс һәм юридик мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә, махсус операциядә катнашучыларның балаларын балалар бакчаларына урнаштыруда ярдәм итә, шулай ук көнкүреш ярдәме күрсәтә. Эш төбәк Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, социаль ярдәм бүлеге һәм «Ватанны саклаучылар» фонды белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла.

Ярдәм түбәндәгеләрне үз эченә ала: психологик ярдәм, юридик консультацияләр алуда, социаль ярдәм алуда, балалар өчен ял оештыруда ярдәм, дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә, медицина хезмәтләре алуда ярдәм, утын белән тәэмин итү.

«Бу чаралар безгә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барырга һәм аларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә», — дип аңлатты район башлыгы.

Шулай да яхшыртуны таләп итүче аспектлар бар, дип билгеләп үтте Беляев. Аның сүзләренчә, бер генә гаилә дә игътибарсыз калмаска һәм безнең игътибар һәм ярдәмне тоярга тиеш.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Читайте на 123ru.net