World News in Tatar

Алтынчы чакырылыш депутатлары 76 меңнән артык мөрәҗәгать караган

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары алтынчы чакырылыш дәвамында 76 меңнән артык мөрәҗәгатьне караган. Гражданнарны кабул итү вакытында парламентарийларга 25 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ» белән әңгәмә вакытында хәбәр итте.

«Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү парламент эшчәнлегендә һәрвакыт мөһим юнәлеш булды. Мин һәрвакыт депутатларның сайлау округларында шул исәптән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән актив эшләве яклы булдым. Бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калырга тиеш түгел дип саныйм. Бу безнең сайлаучыларның дәүләт хакимиятенең закон чыгару органына ышанычы мәсьәләсе», – дип белдерде спикер.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, депутатларга республика районнары өчен җаваплылык бүлеп тапшырылган, алар гражданнарны «Бердәм Россия» партиясе һәм Россия Президентының җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә кабул итә.

«Әлбәттә, бөтен сорауны берьюлы йөз процентка хәл итеп булмый, әмма система үзе җайга салынган», – диде ул.

Депутатларга һәрвакыт шәһәр һәм район советлары утырышларында катнашырга кушам, чөнки анда аерым территорияләргә кагылышлы мәсьәләләр карала, дип өстәде парламент башлыгы.

«Депутат нәрсә эшләргә, ничек ярдәм итәргә кирәклеген аңларга тиеш. Мондый утырышлар урыннарда эшне активлаштырырга ярдәм итә, дип уйлыйм», – дип ассызыклады ул.

VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының эш нәтиҗәләре турында тулырак Фарид Мухаметшин о работе парламента шестого созыва: «Это было время новых вызовов» әңгәмәсен укып белергә мөмкин.

Читайте на 123ru.net