World News in Tatar

Татарстанда җиде яңа җәмәгать судьясы сайланды

Җәмәгать судьяларын Татарстан Дәүләт советының 55 утырышында билгеләделәр. Аларның кандидатураларын ТР Югары суды рәисе вазифаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте. Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

Татарстанның җәмәгать судьялары итеп өч елга Альбина Ишкинина (Казанның Мәскәү районы буенча, 1 номерлы суд участогы), Юлия Әхмәтова (Чаллы суд районы буенча, 4 номерлы суд участогы), Светлана Смирнова (Нурлат районы буенча, 2 номерлы суд участогы), Румия Мөбәрәкҗанова (Казанның Совет суд районы буенча, 5 номерлы суд участогы) сайланды.

Моннан тыш, вәкаләтләре вакыт белән чикләнмәгән җәмәгать судьялары итеп Ренат Гомәров (Казанның Яңа Савин районы буенча, 1 номерлы суд участогы), Сабина Иксанова (Чаллы суд районы буенча, 1 номерлы суд участогы), Илнур Төхфәтуллин (Чистай суд районы буенча, 3 номерлы суд участогы) билгеләнде.

«Законда каралган барлык процедуралар үткәрелде. Атап үтелгән гражданнар барысы да сайлауга тәкъдим ителә», - диде Каминский

Читайте на 123ru.net