World News in Tatar

Казан мэры контракт буенча шәһәр түләүләрен 300 мең сумга кадәр арттырырга кушты

Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча ТР башкаласында РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү 300 мең сум тәшкил итәчәк. 31 июльгә кадәр шәһәрдә контракт төзегәннәр 1,5 млн сум алачак.

Бүгенге көннән башлап махсус операция зонасында хезмәт итү турында контракт төзүчеләргә РФ Саклану министрлыгыннан 195 мең сум, Казан муниципалитетыннан 300 мең сум һәм төбәктән 1,005 млн сум акча каралган.

Хезмәткә кергәндә, акчалата тәэмин итү хәрби дәрәҗәгә һәм вазифага карап билгеләнәчәк. Хәрбиләргә шулай ук социаль ташламалар һәм гарантияләр дә бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә «Батыр» рәсмиләштерү үзәге эшли. Барлык теләүчеләрне «бердәм тәрәзә» ысулы буенча кабул итәләр. Үзәк Воровский урамындагы 25 нче йорт адресы буенча урнашкан.

Читайте на 123ru.net