World News in Tatar

Татарстан синоптиклары янә тотрыксыз һава торышы һәм яшенле яңгыр хакында кисәтә

Татарстан синоптиклары янә тотрыксыз һава торышы һәм яшенле яңгыр хакында кисәтә

Бүген һәм иртәгә, 11-12 июльдә, Татарстанда янә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе кич, җомга төнлә һәм көндез республикада урыны белән төньяктан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк.

Моннан тыш, төбәкнең көнчыгышында тагын яшенле яңгыр көтелә, кайбер урыннарда боз яварга мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы бу атнада Татарстанга эссе көннәр әйләнеп кайтачагы, соңыннан суытачагы хакында хәбәр иткән иде.

Читайте на 123ru.net