World News in Tatar

Яшел Үзәндә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачылды

Яшел Үзәндә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачылды

Яшел Үзәндә быел контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пунктын кору тәҗрибәсе гамәлдә. Инструктор Булат Сәфиуллин мондый пунктның ничек эшләве һәм Яшел Үзән халкының мондый яңалыкка ничек каравы турында сөйләде.

«Февральдән башлап пункт төрле шәһәрләрдәге зур чараларда катнашабыз. Гадәттә контракт буенча хәрби хезмәткә бару өчен 13-15ләп килешү төзелә», - дип уртаклашты Казан шәһәренең контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу буенча инструкторы.

Контракт төзү өчен гариза яза торган палатка янында гадәттә кеше күп була: Калашников автоматы макетын сүтеп һәм җыеп карыйлар, саклану һәм һөҗүм итү гранаталары белән танышалар, Россия гаскәрләре хәрбиләренең экипировкасы нәрсәләрдән торуын һәм аның нинди авырлыкта булуын белә алалар.

Хәзерге балаларга чын Калашников автоматын кулга тотып карарга һәм бигрәк тә сүтәргә еш туры килми. Теләге булганнар арасында кызлар да, малайлар да, аларның әти-әниләре дә бар.

Яшел Үзәндә яшәүче Илдар Ибраһимовта камуфляж форма кигән хәрби хезмәткәр макеты кызыксыну уяткан. Ир-ат төрле хәрби киемнәр белән мавыга, шуңа күрә хәзерге хәрбиләрнең нинди киемнән сугышуын карарга булган. Мондый пунктлар гаиләсен яклау мөһим булуына тулысынча төшенгән кешеләргә контракт төзергә батырчылык итәргә ярдәм итә ала, чөнки хәрби комиссариатка барып җитәргә гел җай чыкмый, дип саный ул.

«Яшьләрне патриотлыкка җәлеп итәргә, баш командующиебызның планын мантыйкый нәтиҗәгә кадәр җиткерергә, нацистлыкны тулысынча юк итәргә кирәк. Балаларыбыз, оныкларыбыз, киләчәк буыннарыбыз имин яшәсен өчен», - ди Ибраһимов.

Палатка эчендә дә кызыклы нәрсәләр күп. Биредә хәрби хезмәткәр кушыла ала торган хәрби частьләр, обмундирование, кирәкле документлар, түләүләр һәм ташламалар турында барлык тиешле мәгълүмат бирелә.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Читайте на 123ru.net