World News in Tatar

«Үз телем» бәйгесенең финалистлары билгеле булды

«Үз телем» бәйгесенең финалистлары билгеле булды

Март башында старт алган татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенең финалистлары билгеле. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Финалга чыгучылар үзләренең проектларын тәкъдим итү этабына чакырылды. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум, диелә хәбәрдә.

  • Финалистларның исемлеге: Ләйсән Гәрәева, Гүзәл Гарипова, Булат Гатауллин, Азамат Зәйнулин, Айнур Җамалтдинов, Зөләйха Камалова, Алсу Мансурова, Светлана Мөхәммәдиева, Әдилә Насыйбуллина, Айдар Ниязов, Динә Сабирҗанова, Энҗе Садыйкова, Чулпан Фәйзрахманова, Динара Фәйрушина, Гөлнур Фахруллина, Әнисә Һадиева, Айлия Хаҗиева.

Искәртеп үтик, «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырылды. 2023 елда да уңышлы гына дәвам итте. Узган ел барлыгы 8 проект авторы җиңү яулады. Алар арасында: «Зәкәрия» этно-фолк төркеменең татар этник группаларына багышланган музыкаль альбомы, «Татар хатын-кызлары» дип исемләнгән татарча комикслар, «Татар сүзләрен өйрәнү системасы», «Сихри Казаным!» квест-променады, «САФ әдәбият» проекты, «Нәҗип» график новелласы, «Казан урамнары» открыткалары һәм «Акча иленә сәяхәт» китабы. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылды.

Читайте на 123ru.net