World News in Tatar

Татарстан ашлык экспортлауны 60 мең тоннага кадәр арттырды

Татарстан ашлык экспортлауны 60 мең тоннага кадәр арттырды

Быел Татарстаннан чит илләргә 60 мең тонна ашлык экспортланган. Узган елның 17 июленә исә республикадан экспортлау өчен 40 мең тонна бөртекле ашлык төяп җибәрелгән булган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең фитосанитар һәм ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Яңа базарлар ачыла. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен Кытай базарлары бик кызыклы. Кытайга продукция экспортлау өчен, компанияләр, предприятиеләрне аттестацияләү өчен мониторинг үткәрелә. Ашлык сыйфаты һәм куркынычсызлыгына карата һәр дәүләтнең үз таләпләре бар. Бүгенге көндә Татарстаннан җибәрелгән Россия ашлыгы сыйфатына карата импортлаучы илләрдән нотификацияләр (рәсми белдерүләр — Т-и иск.) килгәне юк», - дип сөйләде спикер.

Кадыйров сүзләренчә, Россия төбәкләренең шулай ук Татарстаннан ашлыкның карантин объектлары яки аның сыйфатын киметүче авырулар белән килүе очраклары турында хәбәр иткәне юк.

Ашлык сыйфатын бәяләү үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Татьяна Менликиева искәрткәнчә, быел Россиядә бодай сыйфатына мәҗбүри дәүләт мониторингы расланган. Тикшерү нәтиҗәләре «Ашлык» федераль дәүләт системасына кертелә. Шуннан соң гына авыл хуҗалыгы җитештерүчесе үз продукциясен сата ала.

«Дәүләт мониторингы түләүсез нигездә үткәрелә, аграрийлар өчен ул бушлай. Республикада ашлыкның барлык тулаем җыемы безнең филиал аша узарга тиеш. Чүпрәле районыннан ашлык буенча беренче нәтиҗәләр бар инде. Нәтиҗәләр өченче класслы бодайга туры килә, клейковина югары», – дип ассызыклады спикер.

Читайте на 123ru.net