World News in Tatar

Нурлатның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе: Гаилә белән волонтёрлыкта булу - горурлык

Нурлатның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе: Гаилә белән волонтёрлыкта булу - горурлык

Казанның «Ярдәм» хәйрия фонды базасында узган Татарстанның Иҗтимагый палатасы социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмаларның 6нчы Республика форумының «Татарстан Республикасында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту векторы буларак гаилә волонтерлыгын үстерү» дигән утырышта төрле муниципалитетлардан вәкилләр катнашты. Нурлатның Халыклар дуслыгы йорты һәм «Күпмилләтле Нурлат» оешмасы җитәкчесе Галина Терентьева әйтүенчә, гаилә белән волонтёрлыкта булу – үзе бер горурлык.

«Коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар да – зур көч. «Күпмилләтле Нурлат» җирле иҗтимагый оешмасы үз эшен 2018 елда башлап җибәргән иде. Волонтёрлык эшендә күпчелек яшь буын ифрат актив катнаша. Волонтёр-активистлар бик күп чаралар үткәрә. Грантлар конкурсында катнашып откан керемнәр 805 кешегә социаль эффект ясады. Шулай ук милли гореф-гадәтләрне популярлаштыру мәсьәләсендә дә күләмле эшләр алып барабыз. Гаилә белән волонтёрлыкта булу - горурлык», – диде Галина Терентьева.

Галина Терентьева шулай ук аерым этномәдәни проектлары хакында сөйләп үтте.

«Иң башта татар халкының борынгы традицияләре буенча туй үткәргән идек. Аннан соң чуваш милли туе ясадык, киләчәктә дә мондый милли туйлар үткәрүне дәвам итәргә уебыз бар. Әлеге эш һичшиксез буыннан бәйләнеше өчен яхшы тәэсир итәчәк. «Этнотуй» проекты – гаилә белән волонтёрлык проекты өлгесе», – диде ул.

Читайте на 123ru.net