World News in Tatar

Фәррахов балаларның мототехникада йөрүе турында: Бу мылтыкны стенага элеп саклауга тиң

РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов балаларның квадроцикл һәм башка мототехникада йөрүен мылтыкны стенага элеп саклау белән чагыштырды.

«Бу мылтыкны аерым ябык сейфта түгел, ә стенага элеп тоту белән бер. Балалар аннан һичшиксез атып караячак. Шуңа күрә без мондый транспорт чаралары әйләнешен, шул исәптән өлкән ата-аналарның, әлеге транспорт чараларының хуҗаларының җаваплылыгын арттыручы үзгәрешләрне күздә тоткан законнар кертергә тиеш. Мин башка юл күрмим», - диде Фәррахов «Татар-информ»га.

Ул ассызыклаганча, мондый техника – хәрәкәт итү өчен куркыныч чара, һәм ул теркәлгән булырга тиеш.

«Балалар мондый транспортны йөртергә хокукы булмавын аңларга тиеш. Һәм иң мөһиме, миңа калса, без мондый транспорт чарасында йөрүгә җәлеп итү һәм аны тиешенчә сакламау, аны балалар кулына тапшыру өчен җаваплылыкны көчәйтергә тиеш. Моннан башка булмый», - дип саный спикер.

Искәртик, бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту сәбәпле ата-аналарга мөрәҗәгать итте. Квадроцикл, питбайк һәм скутерларның ни сәбәпле балалар өчен уенчык булырга тиеш түгеллеге турында «Татар-информ» материалында укыгыз.

Читайте на 123ru.net