World News in Tatar

Татарстанда терлек өчен ел ярымлык азык запасы формалаштырачаклар

Татарстанда быел терлек өчен ел ярымлык азык запасын формалаштыру планлаштырыла. Бу узган елгы запасларның бөтенләй диярлек бетүе белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков хәбәр итте.

«Электән әзерләнгән азык калдыклары юк диярлек. Бер баш терлеккә 40 центнер азык әзерләү бурычын куябыз. Әлегә 14 центнер азык берәмлеге әзерләнде», - дип сөйләде спикер.

Садыйков әйтүенчә, азык өчен күпьеллык үләннәр инде җыеп алынган. Хәзерге вакытта берьеллык үләннәр һәм катнаш культураларны җыялар.

«Барлыгы 160 мең гектарны җыеп аласы бар. Бүгенгә 28 процент җыелган. Шулай ук 161 мең гектарлы мәйданнан силос өчен кукуруз җыеп алырга кирәк була», - диде ул.

Спикер көзге культураларны 10 августтан 5 сентябрьгә кадәр чәчү планлаштырыла, дип өстәде.

Читайте на 123ru.net